КУЫШУ ф. Бер-береңне узарга яки тотарга тырышып йөгерү, чабу; йөгерешү. Бер агач артыннан икенчесенә йөгереп кача-кача озак куыштылар [алар]. А.Иванов. Диңгез өстендә үзара куышып, шашынып йөгерешкән ак яллы яшькелт дулкыннар ару-талуны белми шаулыйлар да шаулыйлар. М.Юныс. Җилләр белән әүмәкләшеп тәгәриләр, куышалар, көрәшәләр яшь малайлар. Р.Фәйзуллин // Атта һ.б.ш. җигүле хайваннарда бер-береңне узарга тырышып, ярышып чабу, чабышу Куыша тору Озак вакыт, бертуктаусыз куышу. Куыша торгач, алар Чалмыя елгасының иң текә, иң биек ярына килеп җиттеләр, һәм Убырлы аска очты. Ф.Садриев Куышып йөрү Әле, хәзер, сөйләү моментында куышу. Күңелләре көр: ирләр төркем-төркем булып гәп сата, көлә, тәмәке көйрәтә, хатын-кыз заты да бар, алар тирәли бала-чага куышып йөри. Ә.Гаффар. Диңгез өстендә ак яллы дулкыннар куышып йөри. М.Юныс |