КУЫШЛЫК и. 1) Нәрсәнең дә булса эчендәге буш урын, бушлык. Теш куышлыгы 2) махс. Тереклек организмында булган бушлык яки төрле әгъзалар урнашкан урын. – Моны хәзер дә кабатларга әзермен, – дидем мин, кызган телемне корыган авыз куышлыгында көчкә әйләндереп. Р.Төхфәтуллин. [Кортлар] Җыелган нектарны махсус бал капчыгында алып кайталар. Букчага охшаган бу куышлык кортның корсак алдына урнашкан. Кызыклар дөньясында. Гөмбәләр белән йогышлану очракларының күбесе элек колак куышлыгына операция ясаткан кешеләрдә була. Иң шәп календарь 3) к. куыш. Мондый урыннарда ул тишкән куышлыклар тулып ята. Кызыклар дөньясында. Кабилә куышлыкта йоклаган чагында учак сүнәргә тиеш түгел. Дөньяда ниләр бар |