КУЫШЛЫ II и. Катнашучылардан берсенең башкаларны куып тотудан гыйбарәт балалар уены. Әнә чем-кара күзле, түп-түгәрәк йөзле бер малай бабасы белән куышлы уйный. Р.Төхфәтуллин. Көн караңгыланган, урамда, куышлы уйнагандай, реклама утлары сикерешә. М.Зарипов. Кояш чирәм өсләрендә Куышлы уйный иде; Болыт шәүләсеннән качып, Үртәүдән туймый иде. Р.Рахмани |