КУЫШ I и. 1. 1) Нинди дә булса предметта эчкә кереп торган, томаламый ясалган ачыклык, бушлык, буш урын; куышлык. Габделхәй минем әнинең мич куышына акча куеп торганын күреп калган да шуны чәлдергән икән. М.Әмир. [Гаделша абзый] Аннары тире бияләйләрен мич куышына тыкты, шарфын муеныныннан сүтте, тунын тиз-тиз элгечкә элде, итекләрен салырга иелде. Р.Ишморатова 2) Тау, җир катламнарын эчкә таба казып, уеп ясалган, яисә җир катламнары формалашканда барлыкка килгән бушлык. Әнкәйләр чүлмәк тапкан урыннан 80–90 метрлар көньяктарак элеккеге заманнарда зур гына тау куышы булган. И.Сирматов. Куышның авызы кечкенә генә, анда мүкәләп диярлек керәсе икән. Ә.Гаффар. Ә биек ярга ул [ондатра] куыш казып керә, бу куышның керү юлы су астында кала, киң оя өскә урнаша. Кызыклар дөньясында 3) Агач кәүсәсенең үзагачы черегән урында барлыкка килгән бушлык. Хәзер аны – әлеге яшеннең нарасый бер чаткысын – имән куышына ябып куйдылар. Ә.Гаффар. Бүкән куышыннан яшерелгән алтыннар чәчелеп китә. Н.Хәсәнов. Әйе, нәкъ шулай, югарыдагы агач куышыннан тәмле ис килә. Кызыклар дөньясында 4) Киртәләре таган сыман яисә дүрткел итеп куелган, өсте кәс, кайры, кабык, чыбык-чабык, печән, салам һ.б.ш.лар белән ябылган ышык урын. Төн кундык без урман куышында. Безнең яшел куыш өстеннән, Кыштыр-кыштыр тиеп ябалдашка, Җәйге яшел җилләр истеләр. Зөлфәт. Куышыбызга яңгыр яварга тотынды. --- Куыш астыннан чыктык та, ашыга-кабалана яңа ботаклар сындырып, әнинең баш очына җәяргә керештек. Ә.Гаффар. Печәннән куышлар корып, бер айга якын шунда яши идек. М.Вәлиев 5) Гомумән, вакытлыча сыенырлык, яшеренерлек, кунарлык урын. Бары тик икебез генә сыярлык куыш түшәмендәге өч боз сөңгесен җил йөрсенгә стенада махсус калдырылган тишекләрдән кергән ай нуры яктырта иде. Ә.Гаффар 6) Яшәү урыны, торак. Гаделша картның куышы чыннан да борылыш артында гына булган. М.Хәсәнов. Хәзер улы белән яшәргә аларга бер куыш кирәк. Я.Зәнкиев 2. с. мәгъ. 1) Эче буш. Син, изге Байкал, Дулкынлан, чайкал, Югалт көймәне Ерак-еракка, Куыш ярларга, Дошмансыз якка. Ш.Маннур. Бүген Казан уртасы куыш күмәчне хәтерләтә ---. Татарстан. Куыш эчле «каландр» дигән беләзекләр, ташын яки ташның урынын күчереп була торган йөзекләр дә яшьләр модасына керә. Татарстан 2) Үзагачы череп, бушлык, тишек хасил булган. Ә эче куыш агач очрамасмы? А.Тимергалин. Затлы-затлы ишекләре, Боздай салкын күзләре... Анкетадай буш сүзләре, Куыш агач үзләре. Р.Рахмани ◊ Куыш карбыз тибү Эшсез йөрү, буш йөрү |