КУЫРЫЛУ ф. 1) төш. юн. к. куыру (1–2 мәгъ.)

2) Утта кызып, ашарлык хәлгә килү. --- токмач, күмәч, пәрәмәч һәм төрекчәдәге кавырмач вә боламач кебек аш исемнәре – һәммәсе аш дигән сүзнең төрле сүзләргә кушылуыннан хасил булган булырга тиеш, чөнки без умачның уылып, куырмачның куырылып (төрекчә «кавырылып») ясалганлыгын беләбез. Җ.Вәлиди

3) Бөрешү, корышу; беркадәр кибү. Вакыты узганлыктан, җир җиләге кояшта бераз куырылган. М.Гали. Су гөлләре чумды су астына, Куырылды дөнья – җилләр кайнар. Зөлфәт

4) Бөрешү; бөгәрләнү, йомарланып килү. Ишекне ачып караңгылыкка чыкканда гына, клуб миче кырында зәңгәр сырмасының ян кесәләренә кулларын тыгып куырылып утырган Гаделиянең күзләре белән очраша. М.Мәһдиев. Мин бер кырыйда куырылып басып торам ---. М.Галиев. Шәфкать туташының шприцын күрүгә куырылган бала әкренләп языла башлады. Ф.Яруллин

5) Кискен тәэсир иткән эссегә яки салкынга каршы реакция бирү (тән тур.)

6) Йомарлану, бөгәрләнү, җыерчыклар барлыкка килү (кием, тукымалар тур.). Өстендәге бөтен киеменең бертөрле куырылып, җыерылып торуы сәбәпле, хәзрәтебезнең кыяфәте көлдермәслек түгел иде. Ф.Әмирхан

7) күч. Курку. --- Сөмбеләнең йөрәге куырылды: өч тамашачы утыра, ә керү ишеге ябык: чаршавына чаклы корылган. К.Кәримов

8) күч. Авырлык күрү, михнәт чигү, югалту кичерү. Бар халыклар куырыла Кыраулар төшкән чакта. Зөлфәт. Өч көн буе кышкы урман эчендә, эзсез-сукмаксыз, азыксыз-сусыз куырылганнан соң, бер авылга тап булып, урам очындагы йорт тәрәзәсен шакыдылар алар. А.Хәлим

Куырыла төшү Бераз куырылу. Иртәнге салкын белән өшеп куырыла төшкән тәннәр әллә нинди җылылыкны искә төшергән кебек чымырдап киттеләр. М.Гафури. Гаепләнүче баскан җирендә куырыла төште. Г.Ибраһимов

Куырылып алу Беразга кинәт куырылу. Трубканы куйгач, ул [Фаина Наумовна], эре-эре сипкелләр чәчелгән кыска буынлы беләген өстәлгә куеп, туңган кеше сыман куырылып алды. А.Гыйләҗев

Куырылып бетү Бик нык куырылган хәлгә килү. Сулда җил уңаена сөрлеккән солы, кара башын җиргә төрткән тары, саргаеп, куырылып беткән ясмык җирләре җәелеп китте. И.Гази. Япан кырда яшеннәргә Каршы торган агач булып Кичтем язны-җәйләремне, Ахыр беттем куырылып. Р.Рахман

Куырылып калу Нинди дә булса сәбәптән, вакыттан соң кинәт куырылу. Чапкын булып барган Балак, Әтилгә керүгә үк, өстенә кайнар су койгандай куырылып калды. В.Имамов. Гыйззелмөлек куырылып калды. Кем чакырган аларны, сарайга кем керткән?! Җ.Ильясов. [Рәсимә түтинең] Гәүдәсе әбиләрнеке кебек куырылып калган. З.Фәйзи

Куырылып килү Берәр нәрсәнең көчле тәэсирендә көтмәгәндә куырылу. [Ловыгин] Саранланмыйча, кызына да сыптырды, анысы куырылып килде, төенчеккә төйнәлде, чарылдап кычкырып җибәрде. А.Иванов. Әнисе белән сөйләшкән хатынның йөзен күрүгә, кыз куырылып килде. З.Хөснияр. Аның газап тулы күзләрен күргәч, куырылып килдем. Ф.Шәфигуллин

Куырылып китү Кинәт куырылу. Һәм [Иван Дүртенче] үз уеннан үзе куркынып, куырылып китте. М.Хәбибуллин

Куырылып кую Аз гына вакыт эчендә кинәт куырылу. Бакый өшеп киткәндәй куырылып куйды. М.Галиев

Куырылып төшү Тәмам, бик нык куырылу, бөрешеп бетү. Хәтта моны көн саен ишетеп торган солдат апа да – ул да – ирексездән куырылып төшә. Ә.Еники. Муенына тамып, инде үзәгенә үткән көз тымызыгыннан куырылып төшкән, сорыланып кечерәйгән берсе култык астына кыстырган папкасын караңгыланган җиргә төшереп җибәрде ---. С.Гаффарова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә