КУЫРУ ф. 1) Азыкны кыздырып әзерләү. Куырган кальмарны кызчык бик ярата. Г.Сәгыйров. Ул арада өстәлгә самавыр килде. Зиннур абый, тиз һәм тәмле булсын дип, күкәй тәбәсе куырган икән ---. Я.Зәнкиев. Хәнифәттәй тәрәзәсе башта буран арасыннан куырган борчак кебек кенә саргаеп күренгән иде, тора-бара ачыкланды, яктырды. Ф.Шәфигуллин

2) Киптерү, корыту, шиңдерү. Иртә чыккан чәчәкләрне салкын куыра. У.Шекспир

3) Тәнгә бик эссе яисә бик салкын һава килеп бәрелү, кисәк көчле тәэсир итү. Ә тышта тыныңны куыра торган суык. А.Хәсәнов. Ул тавыш әллә ничек шунда, сугыш кырыннан килгәндәй тоела, бәлки, чыннан да, тын куыра торган җил ул тавышларны монда сугыш кырыннан ук алып киләдер. М.Мәһдиев. Тәрәзәләрдә калын боз тора, Салкын битне өтә, куыра. Г.Рәхим

4) Өтү, өтеп алу (ялкын тур.). Кыз, ике мәртәбә ялкын теле куырган Аятел Көрсиен кочаклап, урамда калды. Н.Гыйматдинова

5) Авызны, иренне бөрештерү, ачыттыру. Хөрмәнең кайбер төре авызны куыра

6) Җыеру, бөрештерү, бөгәрләү, йомарлау (гәүдәне). Икенчедән, мин кайбер җилкәсен куырып, погон ялтыратып йөрүчеләрдән дә кайбер автобиографик моментларны онытмауларын сорар идем. М.Мәһдиев // Җыйнау, эчкә тартып җыеру. Күрәсеңме, әнә ул [чәүкә баласы] Тик бер аякта тора, Ә икенче тәпиен Корыштыра, куыра. Ш.Маннур

7) күч. сөйл. Ашыктыру, ашыгырга кушу. Кытыр-кытыр безнемени, Ул үз-үзен куырды. Г.Сәлим. [Нургата:] Тукта, син алай бик куырма әле, Рәхмәтулла абый. Х.Вахит

8) күч. сөйл. Таләп итү. Ахры, ул службада бер тыловик утыра, тылдан китмәс өчен тырышамы, әллә үзе бар эшне җиренә җиткереп эшләргә яратучымы? Бик яман куыра... Х.Камалов

9) күч. Тиргәү. Бу юлы бик каты куырды аны Бичарин. Ф.Шәфигуллин. Идрисовның мондый кызу куыра торган кешеләрне очратканы бар иде, тел кайтарудан тыелды. Х.Камалов

10) күч. Кыйнау. Килеп җитә патша монда. – Кем ваткан? – дип дулый ул да. – Ә-ә, Чулпанмы?.. Суктырырга! Чыбык белән куырырга!.. Ш.Маннур

Куыра башлау Куырырга тотыну. [Балыкны] Көзгә сөзеп куыра да башлыйбыз, рәхим итегез! Ә.Еники. Кояш югарырак күтәрелгәч, чүл өсте күмергә утырткан табадай кызачак һәм мескен баланы куыра башлаячак. М.Юныс. «Я, сөйлә инде, зарыктырма!» – дип, Габдулла иптәшен куыра башлады. Ә.Фәйзи

Куыра бирү Бернигә карамыйча куыруын дәвам итү. Ләкин Мөхсиновның йомшар исәбе күренми, ул «әтисе белән гомер иткән» картны куыра бирә. Ф.Хөсни

Куыра төшү Тагын да бераз куыру

Куырып алу Кискен рәвештә куыру. Шәмәхә төн. Якты урам. Куырып ала апрель җиле. М.Галиев. Тун төймәләрем ычкынып беткән, кызган канны салкын һава куырып алды. Ә.Гаффар. Ә салкынлык ким дигәндә кырык градус. Әгәренки җил дә булса, иреннәреңне куырып алыр иде. Ә.Галиев

Куырып бетерү Бөтенесен куыру; тәмам, бик нык куыру

Куырып җибәрү Бераз куыру. Сулы чанга салып, тозын җебетеп куырып җибәрсәләр, безгә бата… С.Шәрипов

Куырып кую Көтмәгәндә, кинәт куыру; алдан куырып әзер итү. --- төш дигәнне арыш оныннан да куырып куялар. Г.Бәширов

Куырып ташлау Кинәт куыру. Май суыклары чәчәкне куырып ташлады. И.Гази



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә