КУЫРДЫК и. сөйл. к. куырма. Аналарына әйтәләр инде болар: – Без урманга китәбез, син мичне бик кызу итеп як та, безнең кайтуга, бу солдатны куырдык ит, – диләр. Әкият. Моңарчы Сөмбеләнең урман аланын күргәне дә, учак күмерендә пешкән куырдыклардан, кош итләреннән, билдәмәләрдән авыз иткәне дә юк. А.Гыйләҗев. Тик ни гаҗәп, үтәме ике-өч сәгать вакыт – мин тәмләп кенә куырдык, итле аш ашап утырам. Мәгърифәт |