КУЫКЧЫЛ с. Куык рәвешендәге. Эхинококк дигән тасма суалчан куыкчыл стадиясендә куыкларының эре (бала башы зурлыгында) булуы белән аерыла ---. Биология: хайваннар. Яфрак өстендә кабарынкы, куыкчыл урыннар күренә. Яшелчәчелек