КУЫКЛАНУ ф. Куыклар (1–2 мәгъ.) барлыкка килү
Куыклана башлау Куыкланырга тотыну
Куыкланып бетү Күп санда куыклар барлыкка килү; нык куыклану. Аның өсте манма су, куллары пешеп куыкланып беткән. Г.Әпсәләмов
Куыкланып тору Куыкланган хәлдә булу