КУЫК и. 1) Сыеклыкта басым нәтиҗәсендә барлыкка килә торган, берәр төрле газ тулы үтә күренмәле шар. Аннан [кер юу машинасыннан], ачык читлектән азат ителгән кошлар кебек, эреле-ваклы дистәләгән сабын куыгы очып чыкты. Ә.Гаффар. Менә ул [Сәяр] эчендә терекөмеш кебек һава куыклары уйнап торган шәраблы фужерын өстәлгә куйды да сул кулын югары күтәрде. М.Галиев

2) Тән пешү яки ышкылу нәтиҗәсендә тиредә барлыкка килә торган сулы кабарчык. [Шәңгәрәй малаеның] Пешкән җире кызарган, бер-ике куык кабарып чыккан. А.Тимергалин

3) биол. Кайбер тереклек ияләрендә эченә һава, сыеклык тулган әгъза. Касык куыгына кундырганнан соң, ул тынсыз катып калды. А.Хәлим. Су басымы колак пәрдәсен ерту белән генә чикләнми, буыннарны катыра, бәвел куыгын эштән чыгара. М.Юныс. Балыклар үзләренең йөзү куыкларын да сулау өчен файдаланалар. В.Сабунаев

4) Лампа пыяласы. Ишекне шундый итеп япты ки, керосины бетә башлаган асылмалы лампаның ялкыны куыгыннан атылып чыга язды. М.Хәсәнов. Шактый корымланган җиделе лампа куыгына аның төкерек тамчылары тиеп чыжылдады. Ә.Гаффар. [Хәй Габидуллин] Төн буе янып корымланган лампа куыгына үрелгән иде, баш түбәсендә ялт итеп электр лампасы кабынды ---. Ш.Шәйдуллин

5) Тәнне җылыту яисә салкынайту максаты белән эченә су яки боз тутырыла торган резин капчык. [Боз кисәкләре тутырылган] Куык астына икегә бөкләнгән сөлге куярга. Файдалы киңәшләр

6) сөйл. Шар. [Сәетнең] Үпкә кытыклары килеп, иптәш кызлары янында куна калгандыр дигән хыялы каз куыгы кеби шартлады. Т.Галиуллин. Әллә аллы-кызыллы куыклар таккан машина гына алганнармы? А.Гыйләҗев

7) күч. сөйл. Ялган; кабартылган, күпертелгән сүз (хәбәр)

Куыгы шиңү 1) Хәле бетү, дәрте бетү; 2) Кәефе бозылу, тәкәбберлек бетү. «Кулларын селтәп тотынган иде дә, куыгы тиз шиңде», – диде [Камил]. Х.Сарьян. Куык очыру 1) Корыга мактану. Теленнән, борыныннан Очырта куыкны [Самат]: – Шулай, – ди,һәр кышны Җи...ңәм мин су...ыкны... Г.Нәбиуллин. Андый сатлык җаннар нәсел-нәсәбе белән куык очырырга ифрат яраталар. Ш.Рәкыйпов; 2) Ялганлау. Хәзер инде бар иптәшләр Сөйләшәләр чын-чыннан: – Ул, бер кызны коткардым дип, Куык кына очырган. Г.Нәбиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә