КУШЫРУ ф. 1) Кулларны яки аякларны берсе өстенә икенчесен китереп кую. Тукай кулларын кушырып, сыкранып йөзен чытты, бүлмәсендә арлы-бирле йөренергә тотынды. А.Расих. Чыннан да, мунча нигезендә, тезләрен туп-туры кушырып, күптәнге, әллә кайчангы Әсхәдулла абзый утыра иде. М.Мәһдиев. Кәүсәрия килгән икән, кулларын күкрәгенә кушырып бөрешкәнен генә күреп калдым. Ә.Гаффар 2) Кулларны күкрәк каршысына китереп, учларны бер-берсенә тидерү (кайбер халыкларда сәламләү билгесе буларак та кулланыла) Кушырып кую Кушырган хәлдә тоту |