КУШЫМЧА и. лингв. 1. Нигез составында булмаган, морфологик һәм синтаксик бәйләнешләрне тәэмин итә торган морфема. Әле генә сез күплек кушымчаларының гыйльми табигатен дөрес аңламавыгызны күрсәттегез. Х.Сарьян. «Дә» кушымчасының бөтен тирәнлеген, мәгънәсен Сабир гына аңлады. М.Мәһдиев. Телнең үзенең кушымчалары күп вакытта үзләренең табигатен лексик берәмлек буларак югалткан мөстәкыйль сүзләрдән килеп чыкканнар. Татар грамматикасы

2) Суффикс. Мәсәлән, формант методына таянып үткәрелә торган анализ гидронимик нигезне, гидронимнар ясауда киң кулланыла торган сүз ясаучы кушымчаларны (гидронимик формантларны) һәм алкушымчаларны (префикслар) аерып карарга мөмкинлек бирә. Ф.Гарипова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә