КУШЫМТА и. 1. 1) Өстәлгән, өстәп бирелгән нәрсә, өстәмә. Законга кушымта итеп, өч мең ярым термин һәм техник атаманы эченә алган исемлек бирелгән. Иң шәп календарь. «Татар рекламасы һәм матбугат» дигән теманы без берничә ел элек кушымтабызда башлап җибәреп, шундый материалны даими тәкъдим итеп киләбез. Мәдәни җомга

2) махс. Җырда, шигырьдә һ.б.ш. һәр куплеттан соң кабатлана торган строфа. [Кара мыеклы белән Нигъмәтулла абзыкай] Һәр җыр артыннан, күңелләрне дәртләндереп, берәр кушымта әйтеп куялар... Ә.Еники. Җырның кушымтасын таза, калын күкрәкле җиңгәчи күтәреп алды. М.Мәһдиев. Әле бер, әле икенче яктан җыр ишетелә, кушымта рәвешендә генә хәтәррәк сүзләр дә өстәлә. К.Кәримов

3) күч. Чит, теге яки бу әйбернең үз асылын тәшкил итмәгән нәрсә. Әгәр дә син туплый торган кешеләр арасына ят кушымталар кереп ояласа, ахырдан аларны аралап алу гаять кыен булачак. Г.Кашапов

2. с. мәгъ. Өстәлгән, өстәп бирелгән



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә