КУШЫЛУ ф. 1) төш. юн. к. кушу. Шул сагыш-моң килеп сарыла да Каеннарның яшел иңенә, Әкрен генә кыйсса сөйли миңа, Кушылып талгын шәфәкъ җиленә. Ф.Яруллин

2) Ике яки берничә нәрсә аралашу, катышу

3) Тоташу, бербөтен булу. Йөзе чытыккамы, чем-кара кашлары бергә кушылган. М.Хәсәнов

4) Берәр төркемгә (кешегә) килеп катнашу. Ничек кенә булса да үзебезнең берәр частьны очратып, шуңа кушылырга кирәк иде. Ә.Еники. Ике кызылармеец кушылган боларга, чигенгән вакытта. З.Зәйнуллин. Халык агымына кушылып фойега чыктым. М.Хәсәнов

5) Өйләнешү, кавышу. Бергә-бергә кушылып яшик мәллә, ди икән бу... М.Мәһдиев. «Кушылыйк без, мин сиңа тугры хатын булырмын», – диде [Шәгъбикә]. Я.Зәнкиев. Бу җырны, зур мәҗлесләрдә гел шулай, быел кушылачак яңа парлар башлап җырлый икән. Ә.Галиев

6) Берәр фикер белән ризалашу; килешү. Мин дә бу фикергә кушылам

7) сөйл. Уртаклашу; теләктәшлек күрсәтү. Кыз да бу мәзәк егеткә кушылып рәхәтләнеп көлә. М.Хәсәнов

8) Сүзгә, җырга, уенга һ.б. катнашу. Сүзгә Иргали абый да кушылды. М.Хәсәнов. Концертка килүчеләр аягүрә басып, җырчыга кушылдылар. К.Тимбикова. Җырладылар яшь егетләр, Кушылды кызлар; Күкрәкләрендә балкыды Алтын йолдызлар. Г.Насрый

9) Икенче бер елгага кою, агу. Әнә шул Иртеш һәм Тобол елгалары кушылган урыннан ерак та түгел Тобол шәһәре урнашкан. Я.Зәнкиев. Борынгы Чулман белән Ак Идел килеп кушылган бер кыйтга. Х.Сарьян. Бөтен бугаз, аның Мәрмәрә диңгезенә барып кушыла торган ягына чаклы уч төбендәгедәй күренә. И.Нуруллин

10) Яулап алыну, берәр дәүләтнең составына кертелү. Габбасилар идарә иткән чорда хәлифәлеккә Сицилия, Кипр, Крит утраулары һәм Италиянең көньяк өлеше генә кушыла. Тарих

11) Кан катышу. Монда [Урта Идел һәм Урал буйларында] төрле этник төркемнәр очрашып кушылганнар яки бер-берсен алмаштыру процесслары кичергәннәр. Ф.Гарипова. Хәтта тамырлары төрки булган чуаш, шор ишеләре дә татар белән кушылса, балалары – урыс! И.Сирматов. Бу вакытта болгарлар кыпчаклар белән ныклап кушылган булалар инде. Татарстан тарихыннан хикәяләр

12) махс. Реакциягә керү, берләшү (матдәләр тур.)

13) Өстәлү. Ләкин Калатаудагы төзелеш, аның өстенә көнбатышка таба сузыла торган объектлары да кушылгач, аның тамагына да төер тыгылды. Г.Кашапов

Кушыла бара Торган саен күбрәк кушылу. Талгын гына агылган скрипка көенә бер-бер артлы Динә һәм Рафаэль Латыйповлар кушыла барды. А.Нәҗми

Кушыла башлау Кушылырга тотыну

Кушыла төшү Бераз кушылу

Кушыла тору Эзлекле рәвештә бер-бер артлы кушылу. Килмешәкләр атау халкы белән аралаша, аңа кушыла торганнар. М.Юныс

Кушылып алу Кыска вакытка кушылу. Мәхмүт ага да башын күтәреп, шатлыклы гүләүләргә үзенең гөрелдәве белән кушылып алды. М.Гали

Кушылып бетү Тулысынча кушылу, тәмам кушылу. [Козгын] --- тавышсыз-тынсыз гына кузгалды да, торган саен кечерәя барып, күздән югалды, төпсез караңгылык белән кушылып бетте. Ә.Гаффар. Тегермән тартканда, ашлыкка тегесе-бусы кушылып бетә. Ф.Шәфигуллин. Мискидәге май инде боламыкка әйләнде, аерым-аерым йомарланган кисәкләр инде бергә кушылып бетте. Н.Фәттах

Кушылып китү Акрынлап, бер-бер артлы кушылу. Алдагы гасырга да кыю атлап кергән бу олуг затларга, вакытын белеп кенә, Х.Вахит, Ш.Хөсәенов, Ю.Әминев кебек зирәк каләм осталары кушылып китте. А.Гыйләҗев. Җырның соңгы өлешенә ул кушылып китте, аңа якынрак торган кешеләр иярде. Ә.Гаффар. Харитонов операциянең уңышлы чыгуына иман китергән иде булса кирәк, тыныч күңел белән дөнья сүзләренә кушылып китте. Х.Камалов

Кушылып тору Әледән-әле, даими кушылу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә