КУШЫЛМА и. 1) Ике яки берничә нәрсәне кушудан барлыкка килгән катнашма. Башка төсләр шуларның [ак һәм караның] төрлечә кушылмасыннан хасил була. Т.Галиуллин. «Ир-ат» сүзе исә «ир» белән «ат» кушылмасыннан гыйбарәт. Ф.Шәфигуллин. Светлана Червонная --- ислам гамәли бизәү сәнгатенең классик традицияләрен иҗади эшкәртеп ясалган абстракциянең берлегендә күрә һәм, нәкъ шушы кушылма аны танытты, ди. Мәдәни җомга 2) Билгеле бер нәрсәләрнең янәшә килүе, янәшә куелуы. Ак-караның кушылмасы – олы бер сер имди, Рәсем-кыйссаң шул серләрне танытыр ---. Сөләйман 3) Бер яки берничә элемент атомнарының төрлечә бәйләнеше нәтиҗәсендә хасил булган матдә. Туфрак та химик юл белән эшкәртелә, күчмә комнар бетерелә, атмосфера һәм күлләр дә фторлы кушылмалардан арындырыла, ясалма сулыклар төзелә. А.Тимергалин. [Мотор эшләгәндә] Газга куе кушылма бирергә ярамый ---. Х.Госман. Нефть чиста гына булмый, аның составында йөзләрчә төрле зарарлы кушылмалар була. М.Зарипов 4) к. кушылгак. Безгә кеше организмының ясалма интеллект белән, робот белән кушылмасы бүген коточкыч бер азман булып тоелса да, иртәгә андый кибернетик организмнарның – «киборг»ларның чынга ашуы мөмкин түгелмени? А.Тимергалин. Татарстанда туган күренекле химик А.Арбузов фосфор-органик кушылмалар өлкәсендә ачышлар ясый. Татарстан тарихыннан хикәяләр. Бронза – нигездә, шул ук бакыр ул, тик аны эреткәндә төрле кушылмалар гына (мәсәлән, кургаш катнашмасы) өстәгәннәр. Татарстан тарихыннан хикәяләр |