КУШУЧЛАП рәв. 1) Кушуч белән, кушучка алып. Тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: көшелеңнән кушучлап бөртек алу, аның хуш исен тою бөтен ару-талуларны юк итә дә куя. М.Хәсәнов. Бункердан гөжләп аккан бөртекләрне кушучлап бер исним әле ---. Б.Камалов 2) күч. сөйл. Күп итеп. Сипкәндәй кушучлап, чәчте ул очкыннар... Кешеләр кычкырды!.. Ә җаннар очтылар. Л.Лерон. Төпле акыл дигән хәзинәне һәркемгә дә кушучлап өләшмәгәннәр. Б.Камалов. Күрәсеңдер ич! Күкләрдән Ходай Кушучлап сибә өмет бөртеген. Р.Идиятуллин |