КУШУ III ф. 1) Кемгә дә булса берәр эш эшләргә боеру, әмер бирү. Ул яшь натуралистларга юлда очраган һәммә нәрсәгә игътибарлы булырга куша иде. М.Кәримов. [Ренат] Мин кушам, боерам! Х.Вахит. Йөрәгемә куштым башка сине яратмаска! Синең зәңгәр күзләрең дип җан атмаска. Р.Вәлиева

2) Берәр нәрсә эшләргә тәкъдим итү; әйтү. Хәзрәт, ым кагып кына, Иргалигә дә чишенергә кушты. М.Хәсәнов. Мин аңа гөлләрне җиргә куярга куштым. Г.Гыйльманов. [Тәзкирә:] Әгәр бик үҗәтләнә икән, тот та бүген аңа бөтенләй күренмә. [Әбүзәр:] Качарга кушасыңмы? А.Гыйләҗев

3) Күрсәтү, билгеләү

4) Таләп итү. Инде дә даһи вә үлемсез Мөхәммәд галәйһиәссәлам биш вакыт намазны безгә фарыз итеп калдырган икән, шәригать кушканга буйсынмый булмас. М.Хәсәнов. Тимерханнар да алардан курыкмый, шикләнми, тик алар тыйнак, алар үзләрен устав кушканча тоталар. Г.Ахунов. – Без, алайса, закон кушканча эшләрбез! – диде Дәүләтша әкә ашыгып. Я.Зәнкиев

5) Хокук бирү, рөхсәт итү

6) Язу, насыйп итү (теләкне белдерә). Һәм дә шундый булып калырга Ходай кушсын берүк. М.Хәсәнов

Кушып бетерү Барысын да кушу

Кушып җибәрү Кемдер аркылы кушу; тиз генә кушу

Кушып тору Даими рәвештә кушу. Тик һаман бернәрсә тоткарлый: үги әнисе, минуты да булмаслык итеп, эш кушып тора. З.Фәйзи

Кушып чыгу Һәммәсен дә кушу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә