КУШУ I ф. 1) Төрле матдәләрне бергә катнаштыру, аралаштыру. Әллә умарта балы да кушкан инде [шәрабка]? Р.Бәшәр 2) Бер итү, бербөтен итеп берләштерү. [Зөлкарнәй:] Лабораторияне ябарга түгел, ә кушарга. Х.Вахит. Биш колхозны бергә кушып, бер колхоз ясаганнар. Х.Сарьян. Йөрәкләрне кушты йөрәкләргә, Бер түгәрәк итте милли көй. Р.Рахмани 3) Яулап алу, үз составына кертү (дәүләт, территория, биләмәләр тур.). Үз дәүләтенә яңа биләмәләр кушса һәм дәүләтен катнашка әйләндерсә, нәселдән килгән падишаһка да җиңел булмый. Н.Макиавелли. Әмма [аларның] төп бурычлары көнчыгыш чикләрен саклау һәм Казахстан белән Урта Азияне Рәсәйгә кушу өчен плацдарм була. И.Сирматов 4) Өстәп әйтү, язу. Сүзләренә кирәксә-кирәкмәсә дә «лар», «ләр» кушып, күплектә сөйләргә ярата ул. М.Хәсәнов. Шуңа күрә без кеше исеменә кушып, абый дибез, апа дибез. Х.Сарьян. «З» кушып сөйләшү безнең авылда кыланчыклык санала ---. М.Маликова 5) Нәрсәгә дә булса өстәп бирү. Бер сыерыбызга кышлык азык булды дип әйтергә ярамаса да, саламга кушып салырлык кына бар иде. А.Яхин 6) Бер төркем кешеләр, хайваннар янына яңа кешеләр, хайваннар китерү, санын арттыру 7) Ияртү. --- Шәех Игәнәй килеп керде һәм беренче сүз итеп: «Сәлим хан Олуг Мөхәммәт сәүдәгәре Садакка Төн илләренә чыгарга ярлык бирде, сак кирәкмәс, мин аңа үземнең бер мөридемне кушып җибәрәм», – диде. М.Хәбибуллин 8) биол. Аталандыру // Яңа төр үсемлекләр чыгару, ялгау. Груша агачына кушу, ялгау өчен, шул алмагачның бер ботагын яисә бөресен кисеп алып, груша агачына ялгарга мөмкин. Дөньяда ниләр бар 9) Тоташтыру; кабызу. Әле иртәгә Корбан гаете дигән көнне, бәйрәм алды концерты буладыр дип, телевизорны кушкан идем, бара бер нәрсә – «Юмор-шоу». Татарстан яшьләре. Пенсильвания университеты профессоры Дуглас Смит исә нерв җепселләренә электрод кушып, аны үстерү методикасын эшләде. Мәдәни җомга 10) мат. Ике яки берничә санга кергән берәмлекләрнең суммасын табу. Икегә икене кушкач – дүрт, икене икегә тапкырлагач – дүрт. Р.Вәлиев. Аерым очракларда андый системаларны алыштырып кую ысулы белән яки тигезләмәләрне кушу ысулы белән чишеп була. Алгебра. Торгын дулкын S1 белән S2 не кушып табыла. Физикадан мәсьәләләр җыентыгы 11) Тоташтыру, терәтеп кую. Түр башында берничә өстәлне кушып урнашкан, араларында кызык өчен булса да бер ир заты да булмаган хатын-кызлар төркеме бәйрәм итеп ята. Т.Галиуллин. Бераздан шуңа [мәчеткә] кушып, таштан тагын бер бина торгызганнар. Татарстан тарихыннан хикәяләр 12) Аралаштыру, арасына кертеп җибәрү, кыстыру. Зәңгәр лә ыштан, зәңгәр ыштан, Аның арасына ак кушкан. Җыр 13) Әйтү, телгә алу. Борылып китеп кенә бармакчы идем, җыр башлангач, монсына кем исемен кушып җырларлар икән дип кенә тукталып калдым. И.Сирматов 14) сир. Ашарга бирү, алдына ашарга кую (малларга). Аны [атны] лапаска кертеп тугарып, бәсләнгән тирләрен сөртеп печәнгә куштык, ат дилбегәсен-камытын өйгә алып кердек. Х.Сарьян 15) күч. сөйл. Кавыштыру, өйләндерү, башлы-күзле итү. Безне генә Ходай сөеп кушкан, Аермасын иде лә бер дошман. Җыр Куша башлау Кушарга тотыну Кушып бару Даими яисә билгеле бер тәртиптә кушу. Җырга салып хат җибәрәм, Дәфтәр битем шакмаклы. Арасына кушып барам Башка килгән такмакны. Л.Шагыйрьҗан Кушып бетерү Яраса-ярамаса да әллә ниләр кушу Кушып җибәрү Тиз генә кушу. Инсаф музыка кушып җибәрде. Г.Нурлы. Әмир урыныннан җәһәт торды да телевизорны кушып җибәрде. М.Хуҗин Кушып кую Кушылган хәлгә китерү Кушып тору Әле, хәзерге вакытта кушу |