КУШТЫРНАК и. лингв. Цитаталарны, персонаж сүзләрен, әсәр, китап, журнал исемнәрен һ.б.ш.ларны аерып күрсәтү өчен махсус билге («...»). Тәәк, килеп чыга болай... Син – куштырнаклар эченә алына, дигәндә – арты өтер, аяктан соң – сызык... М.Галиев. Тыныш билгеләрен болай төркемләү гамәли яктан бик уңай түгел, чөнки җәяләр һәм куштырнаклар бу бүленештән читтә кала. М.Зәкиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә