КУШТАНЛАНУ ф. 1) Ялагайлану, тәлинкә тоту. Әхмәдиша карт, имансызлардан куркып, куштанланып елмайса да, юеш борынлы малайларны кешегә санамый. Т.Галиуллин. --- Берлиннан килгән татар эшлеклеләренең аңа куштанланып сөйләшүеннән бер нәтиҗә чыгарды: дәрәҗәле кош икән! Т.Әйди. [Старшина] Мамакка нәрсәдер сөйләп куштанлана, бер күзен кысып-кысып алгалый. Х.Камалов 2) Чытлыклану, төчеләнү (хатын-кыз тур.) Куштанлана төшү Бераз куштанлану Куштанланып йөрү Гел, еш кына куштанлану. Әнә шуңа күрә, ярый, китеп баруы яхшы булды әле, бер дә әллә кем түгел әле, ир-ат алдында кылтаеп куштанланып йөрүдән башканы белми иде, котылдым, ичмаса, дип куанган иде Ханәфи. В.Нуруллин |