КУШТАН с. 1. 1) Ялагай, тәлинкә тотучы. Куштан песи баласы менеп утырды диярсең. Т.Галиуллин 2) Артык төче мөгамәләле; кыланчык (хатын-кызлар тур.) 3) Бала итәкле, шундый фасонлы. Куштан итәкле күлмәк 2. и. мәгъ. 1) иск. Революциягә кадәр: татар авылларында власть вәкилләре белән арадашлык итүче кеше 2) иск. Колхозлаштыру чорына кадәр: кулак (2 мәгъ.) яклы кеше. Отряд хуҗалары башлыча һәр җирдә кулаклардан, рецидивистлардан, элеккеге армиянең түбән чинлы куштаннарыннан тора. Ш.Шәйдуллин |