КУШМА I с. 1) Берничә матдә кушып ясалган, составында берничә матдә булган 2) Берләшкән, бер дәүләт, оешма хасил иткән. Америка Кушма Штатлары байрагында ак һәм кызыл тасмалар чиратлаша. Татарстан тарихыннан хикәяләр. Кушма Штатларның төрле районнарыннан 4500 дән артык кеше тикшерү үтә. Кызыклар дөньясында 3) лингв. Ике яки берничә тамырдан торган. Татар телендә кушма сүзләрнең байтак өлешен тезмә сүзләр тәшкил итә. Татар грамматикасы. Кушма сүзләрдә нечкә һәм калын иҗекләр очрый: төнбоек, чимал... Ф.Сафиуллина 4) лингв. Үзара ияртүле яки тезүле яисә ике юл белән дә бәйләнгән ике яки берничә җөмләдән торган. Кушма җөмләләр гади җөмләләргә караганда соңрак барлыкка килгәннәр. Ф.Сафиуллина. Кушма җөмлә төзи торган аерым җөмләләрнең үзләренә генә караган субъектлары һәм предикатлары булырга тиеш. М.Зәкиев |