КУШЕ’ТКА и. фр. Аркасы булмаган, бер як башы бераз күтәрелгән зур булмаган диван. Җиделе лампа кабызган пунктта кичен, ак җәймәләр белән капланган кушеткага утырып, бер кеше эчен уа-уа көлә иде. Я.Зәнкиев. Фельдшер белән икәүләшеп, аны кушеткага яткырдылар. Н.Гыйматдинова |