КУ’ШАЯКЛЫЛАР и. күпл. зоол. Кимерүчеләр отрядының койрыгы үзеннән озын, койрык очы йөнтәс, арткы аяклары алгыларыннан озынрак булган имезүчеләр семьялыгы; русчасы: тушканчиковые. --- Татарстанда кондызлар (семьялыкта бердәнбер ыруг), тиенсыманнар, йоклачсыманнар, тычкансыман кимерүчеләр (мышовковые), кушаяклылар (зур кушаяк), әрләнсыманнар, тычканнар семьялыклары вәкилләре яши. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы |