КУШАЯК и. зоол. Кимерүчеләр отрядыннан Евразия, Төньяк Африка, Төньяк Америка далаларында һәм чүлләрендә яшәүче, ике аякта чабарга һәм сикерергә җайлашкан зур булмаган имезүче хайван; тавышкан; русчасы: тушканчик. Монда ябалак белән мәче, кушаяк белән көнгерә арасында кайбер галимнәр тарафыннан табыла торган билгеле охшашлыкларны күрсәтеп була. Хайваннар турында очерклар. Чүл хайваннарының күбесе: антилопалар, йомраннар, ком тычканнары, кушаяклар, ташбакалар гомумән су эчмичә яки бик озак сусыз яши алалар. Кызыклы физиология. Ачык урыннарда яши торган имезүче хайваннар арасында сикереп йөрүче формалар сирәк түгел; мәсәлән, безнең далаларда яшәүче кушаяклар ---. Тереклек һәм аның җир йөзендә таралышы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә