КУШАМАТ и. 1) Кешегә берәр сыйфаты нигезендә яисә нинди дә булса вакыйга уңаеннан, гадәттә мәзәк өчен бирелгән икенче исем. Юкка тагалармы авылда кушаматны? А.Гыйләҗев. Аннары Саматның авылда үз кушаматы бар. Г.Гыйльманов. Кызның әтисе Ислам абый аңа шул чагында «кияү» кушаматы да тагып калдырган иде. Казан утлары // Билгеле бер сыйфатлары буенча бер төркем кешеләргә бирелгән исем. [Искиткеч сәләтле балаларга] Франциядә «тефлон» дигән кушамат такканнар, чөнки индиго балаларга без күнеккән стереотиплар бөтенләй «ябышмый». Мәдәни җомга

2) Төп исем-фамилияне яшерү максаты белән алынган икенче исем, псевдоним. 1909 нчы елның җәендә Галимҗан Ибраһимов, Казанга килеп, вакытлы матбугат битләрендә «Габди» дигән кушамат астында бик актив рәвештә басыла башлады. А.Расих. Мәкалә астына ул шулай да үз исемен куймады – кушамат уйлап тапты. Т.Әйди. Язучының беренче һәм икенче әдәби кушаматлары аның Болгарда туып, Сарайда иҗат иткәнлеген аңлаталар. Өченчесе авторның кемгәдер бәйләнгәнлегенә ишарә ясый. Татар әдәбияты тарихы

3) Хайван, кош-корт исеме. Безнең кәҗәнең кушаматы – Алпамша. М.Галиев. Журналистлар Зур Абый дигән кушамат таккан хайванны реабилитацияләү 3 елга сузылган. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә