КУШ I с. 1) Ике. Бермәлгә Гази, үзен ничегрәк тотарга белмәгән кеше сыман, аптырабрак калды. Әмма озакка түгел, шундук карчыкка таба атлап, куш кулын сузды. М.Хәсәнов. [Ул] --- чуеннан куш йодрык хәтле ит калҗасын бакрач белән сөзеп алып, тәлинкәмә китереп тә салды. А.Гыйләҗев. Язгы ачлык китереп кыскач, әтисенең куш көпшәле мылтыгын сатты ул. Б.Камалов

2) Пар ителгән, бергә куелган. Куш дәреснең беренче сәгате бетәргә тагын ун минут бар иде ---. Х.Сарьян. Малайлар мәж килеп атына торган турникта буш, куш боҗралар җансыз асылынып торалар. Я.Зәнкиев

3) Икесе бер төптән үсеп чыккан. Куш каен өчен кайгырып кайтып, авылга килеп керү сөенече ул көткәнгә караганда кимрәк булды. Я.Зәнкиев. Сукмак буендагы куш каенда талпына-талпына саескан чүкерди. Ш.Шәйдуллин

4) Береккән. Әнисе дә сизде бугай, юаткандай итте: – Куш кендекмени үзегез, ә? Г.Якупова

5) Бөтеннең ике тигез өлеше булган; ике бердәй кисәктән, өлештән, предметтан торган. Яңа Шәрип арасындагы тигез кырга энә бурына ошаганрак куш канатлы кечкенә генә аэроплан төшеп утырды. Ә.Еники

6) Икегә аерылып торган. Киң битле, юан муенлы, зур авызлы, куш иякле, урта буйдан тәбәнәгрәк таза гәүдәле бу кешенең күзләре тары бөртекләре төсле астыртын ялтырый иде. Х.Камалов

7) астр. Уртак авырлык үзәге тирәсендә әйләнә торган йолдызлар. Куш йолдызлар тәртипсез рәвештә төрле якка таба хәрәкәт итәләр. Күзгә күренми торган матдәләр турында хикәяләр

8) лингв. Компонентлары үзара тезүле юл белән бәйләнгән кушма сүз. Куш сүзләрнең компонентлары үзара тигез хокуклылар, тезүле бәйләнеш белән бәйләнгәннәр, грамматик яктан бер-берсенә бәйле түгелләр. Татар грамматикасы

Куш бугаз гади с. Бер дә юкка кычкыручы кеше. [Морат:] Ну кушбугаз Мөҗәйнең ипи шүрлеген җимерәм кайткач... Э.Яһудин. Куш йөрәкле Батыр, кыю. Куш куллап Бик теләп, шатланып. Куш куллап риза булу. Куш күренү Зур, куркыныч булып күренү; к. курыкканга куш күренү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә