КУЧКЫЛЛАНУ ф. Кучкыл төскә керү, карасулану. Рувим Михайлович кара кызыл кучкылланган аякны тотып карау белән ах итте. Х.Камалов. [Ташлыяр елгасы] --- ындыр артларына сырышып, куе кучкылланып үскән таллар арасына кергәч, беразга күздән югалып та тора. А.Гыйләҗев. Хәерлегә генә була күрсен... Кучкылланып, даулап, тугарылып, Ялтыратып утлы камчыларын, Ил өстенә килә кара болыт! Зөлфәт

Кучкыллана төшү Бераз кучкыл төскә керү

Кучкылланып бару Торган саен кучкыл төскә керү

Кучкылланып китү Көтмәгәндә, кинәт кучкыллану

Кучкылланып тору Әле, хәзер кучкыл төстә булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә