КУЧКЫЛ с. 1. Карасу, каралҗым. Ләкин бала кош кинәт юан башын күтәрә, кучкыл томшыгын киң ача да ялт итеп җимне тартып алганга охшый. К.Тәхау. Дим өсте көзгедәй тип-тигез, кучкыл зәңгәр, талларның күләгәләре яткан, мин, суны чупылдатмаска тырышып, әкрен генә ишәм, җыр мине еракка-еракка алып китә. Ә.Еники. Уң аяк кәкрәеп каткан, бер миллиметр язылмый, кызыл кучкыл төскә керә башлаган. Х.Камалов

2. и. мәгъ. Карасу төс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә