КУЧКАР II и. 1. 1) Печтерелмәгән сарык тәкәсе. Айгыр куйсаң, өнледән куй, кучкар куйсаң, йонлыдан куй. Мәкаль. – Нәрсә, сарык яхшы мал идеме соң? – дип кызыксынды пассажир ---. Әйе! Чын кара кучкар иде. Р.Мирхәйдәров

2) астр. Зодиак поясына туры килә торган, шул исемдәге йолдызлык. Инде таныш булган Җидегән йолдыз, Кучкар, Кәҗәмөгез, Укчы йолдызлыклары күренә башлады. Р.Закиров

3) Зодиак системасына керә торган шул исемдәге йолдызлык тамгасы

4) Кояш календарена караган унике айдан торган йолдызлыкның беренче (көн белән төннең язгы тигезләнешенә мөнәсәбәтле) ае исеме; 21 марттан 20 апрельгә хәтле булган чор. Көнбатышта гороскоп – Кәҗәмөгездән, төркиләрдә Кучкардан башлана. Р.Сафин

5) Кояш шул йолдызлыкта чакта туган кеше

6) иск. Дусты өчен үзен корбан итәргә дә әзер кеше. Дусыңны коткар, ул сиңа булыр кучкар. Мәкаль

2. с. мәгъ. Печтерелмәгән (тәкә тур.). Өй атында кашка тәкә, Куш мөгезле кучкар тәкә. Табышмак



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә