КУЧКАР I и. 1) иск. Янып торган чыраны кую өчен, гадәттә тәкә яки болан мөгезеннән эшләнгән махсус җайланма. [Нурмый] Яңадан кучкарларны, өстәл, урындык асларын капшап чыкты. Ф.Шәфигуллин

2) иск. Мич кашагасы өстендә әйбер кую өчен махсус мәйданчык. Интегеп кенә башымны күтәрсәм, кучкарда ут яна – җиделе лампа кысып кына куелган. Х.Сарьян. Шул арада кучкардан бүлмә ачкычын алып, миңа күзен кысып, ул өйалдына чыкты. М.Мәһдиев. --- Язилә апа турында халык, кучкардан шырпы алырга урындык куеп менә икән, дип сөйлиләр иде. Ф.Шәфигуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә