КУ’ЧЕР и. нем. 1) Җигүле ат белән идарә итүче, дилбегә тотучы кеше. Юк, моны элекке заманда толып яки чикмән киеп чана башына утырган, почта станциясендә кайнар борщ ашап чыккан кызыл битле кучер җырлагандыр. М.Мәһдиев. Кузлада утырган зур якалы чикмән кигән кучерга ныклап әйтелгән: атларны атлатып кына алып барырга, юыртуга күчмәскә! З.Зәйнуллин. Кучер, борылмыйча гына, авыз эченнән нидер мыгырданып дилбегә какты ---. М.Галиев. Кучерның исе киткән, сүзен әйтер хәле юк. Н.Ихсанов

2) Тарантасның алгы ягында атны әйдәүче өчен махсус урын. Шуларны күчер астындагы печәнгә әйбәтләп яшергәч, [Клара белән Рәхмәт], утырышып, авылдан чыгып киттеләр. Ә.Еники. Кучерда утырган кара сакаллы абзый атын өйнең нәкъ баскычы төбенә китереп туктатты. Ә.Еники

3) сир. күч. Әйдаман



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә