КУ’ХНЯ и. нем. 1) Аш-су бүлмәсе; аш-су әзерләү, ашау өчен махсус бүлмә, өй. Кухняны зәңгәр май исе басты. М.Мәһдиев. Әби инде кухняда: мич ягып йөри. Х.Сарьян. Дүрт бүлмәле фатирлары бар. Кухнясы, кунак бүлмәсе, йокы бүлмәсе... Г.Гыйльманов

2) сөйл. Аш-су бүлмәсендәге табак-савыт, ярма һ.б. урнаштыру өчен шкаф. Кухня урнаштыру

3) Гаскәри частьларда, туристик группаларда, экспедицияләрдә һ.б.ш. аш әзерләү әсбаплары һәм ашчылар йөри торган махсус транспорт. Бераздан соң тагын су бирделәр, бу юлы инде флягаларны тутырып, поход кухнясында тәмле исләр аңкытып, ботка пеште. Х.Ширмән. Бу полкның кыр кухнясы да булып, мескен сигез солдатка туйганчы кайнар аш ашаттылар. Р.Кадыйров

4) Милли ашамлыклар, аш-су. [Марсель Сәлимҗановның] Яраткан ризыклары – татар кухнясы. Т.Нәҗмиев. Әле кичә генә иң популяр юнәлешләр булып япон һәм кытай кухнясы санала иде. Татарстан

5) Яңа туган балаларга сөтле ризыклар әзерләү һәм тарату белән шөгыльләнә торган учреждение. Баланы үзегезгә алгач, сөт кухнясыннан стерилизованный сөт алырсыз. Ф.Хөсни. Хәзер әниләр яңа туган сабыйлары белән «8 Март» тукталышындагы кухняга барып йөрергә мәҗбүр. Сабантуй

6) күч. Тар, чикләнгән тирәлек. Милләт җанын җылытамы Зилзиләле заман җиле... Кемдер килеп җиңнән тарта: – Татар теле – кухня теле. Г.Садә

7) күч. Нәрсәнең дә булса нигезе, асылы, күпчелеккә билгеле булмаган яклары, ясалышы, әзерләнеше. Икенчедән, ул яңа партия пешеп чыккан кухняның эчендә булды. И.Нуруллин. Телевидение кухнясы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә