КУФА’ЙКА и. рус сөйл. Сырма. [Зиннурның] Өстендә яңа куфайка, сырган чалбар, башында тышлаган бүрек. З.Зәйнуллин. Ул [әти] кулындагы очсызлы тәмәкесен кайракланган куфайкасына гына басып сүндерә. Р.Рахман