КУУ ф. 1) Хәрәкәткә китерү, хәрәкәтләнергә мәҗбүр итү. Ку әле, җил, болыт көтүләрен, Тау башлары күренә башласын. Х.Туфан. Кайчакларда, нәкъ шул вакыт төньяктан көчле җил исеп, култыктагы һәм болыннардагы суны диңгезгә куа. К.Меркульева 2) Билгеле бер урыннан китәргә мәҗбүр итү. Уйлар синнән сорап килмиләр, син куганга карап китмиләр. Б.Камалов. Җангали хан үзе теләп китмәгән булса, аны Казаннан берәү дә кумады. М.Хәбибуллин 3) Иректән мәхрүм итеп, туган, торган җирләрдән китәргә мәҗбүрләү, сөрү, сөргенгә озату. Әйе, әйе, анысы да хак сүз: сине, Хөсәен, җиденче ел азагында ук сөргенгә куганнар дигән сүз булды. А.Расих 4) Эштән азат итү, дәрәҗәдән төшерү. Эштән куар өчен артыгы белән җиткән, бик фәтва. Т.Галиуллин. – Кешене эштән куу булды түгелме соң бу? – диде ул [Зуфирә], Вадимга борылып. М.Маликова. Гомеремдә түрәләргә койрык болгый белмәдем ---. Эштән кусалар куарлар. Ф.Латыйфи. Начальник шуны гына көткәндәй котырынырга тотынган, статья буенча куам, дигән. Татарстан яшьләре 5) Алдарак баручының артыннан җитү, тоту, аны узып китү өчен хәрәкәт тизлеген арттыру. Сунарчы далага аксак куян алырманга бармый, чын сунарчы бүре куа, һич югы төлке аулый. М.Хәбибуллин. Менә бу җайдак кыргый җәнлек куып бара ... Г.Гыйльманов 6) Куышлы уйнаганда, качучыны тоту максаты белән артыннан йөгерү. Күрде, төшенде: бит болар Куышлы уйныйлар! Берсе кача, берсе куа – Һич туктап тормыйлар. Р.Рахмани 7) Качучыны эзәрлекләү. Тик тапмады «Канатлы»ны – Сөекле юлдашкаен. Ул хәзер дә эзли аны, Акларны куган саен. Ш.Маннур. Күреп калдым ул явызның Качып киткәнен, Куган идем дә артыннан, Ләкин җитмәдем. А.Алиш. Моны ишеткәч, Рөстәм нишләргә белми. Тагы аларны куып Мәскәүгә барыргамы? С.Җәләл 8) Хәрәкәтләнү тизлеген арттырырга мәҗбүр итү. Ачуын һәм ярсуын басарга тырышып куа ул атны. Ә.Баян. Кичләр саен машинаңның Кабинасын юа идек. Матур кызлы авылларга Машинаны куа идек. Ф.Яруллин. --- җитез «атлар» чаба, ай-һайлап, юкә дилбегәне кулларыннан ычкындырмаска тырышып, чыбыркылы «кучерлар» куа, ә алар артыннан нечкә генә тавыш: миһаһайлап, артта калмаска тырышып, «колыннар» ияргән. З.Зәйнулин 9) Тарату, таркату (җыен, төркем һ.б. тур.). Россияне үз кулында тоткан бөек император ике Думаны куды, өченчесен дә, дүртенчесен дә куар. Р.Ишморат 10) Күбрәк, сыйфатлырак эшләүне, ни дә булса башкаруны таләп итү. Сәгатем генә түгел, минутларым да шыплап төелгән – үземне үзем куу өстенә, --- атнаның алты көнендә мине тренерым куа. Х.Сарьян. Өй арасында, үз ындырыңда эш бетеп тормый. Әмма төп эш колхозда. Бугазыңа ябышып куалар. А.Гыйләҗев 11) Ерак җирләрдән йөртеп алып кайту (автомобиль тур.). Машина куу 12) сир. Тузгыту (чәч тур.). Каршы искән җил минем озын кара чәчләремне кирегә куа... Ф.Бәйрәмова 13) Терлекне көтүгә чыгару. Иртән әтәч кычкырганга уянып, малларны көтүгә кумагач, кич аларны капка төбенә чыгып каршы алмагач, нинди тормыш ди ул?! Р.Вәлиев. Ул инде урамда адашмыйча йөри ала, көтү куа, кибеткә бара, су ташый. Г.Гыйльманов 14) тех. Сыеклык яки газны торбалар, каналлар буйлап басым ярдәмендә күчерү. Болгарлар үзләре дә биек ташпулат торгыза, күпер суга, керамиксыман көпшәләр буйлап су куа ---. М.Мәхмүтов. Ә йөзгечләре, вентилятор кебек, бертуктаусыз эшләп тора, шулай итеп уылдыкка чиста су куа. К.Меркульева. Йөрәк ритмик рәвештә тибеп тора һәм канны тәннең баш өлешенә куа. Биология: хайваннар 15) Сыек катнашмаларны яки каты матдәне югары температурада төрле компонентларга (фракцияләргә) аеру. Җирле халык бу үләннән сыра куа, дару әзерли, хәтта тире эшкәртү өчен сыеклык та ала. Кызыклар дөньясында. Нефть куу 16) Организмнан чыгарып ташлау. Калийга бай кыяр согы кан басымын нормальләштерә, аппетитны яхшырта, эчне йомшарта, үт куа, бөер ташларын эретә. Мәдәни җомга 17) Уйнаганда шарларны сугып тәгәрәтеп йөртү. Клуб ишекләре ачык, үсмерләр шалт та шолт бильярд куа, кинолар көн саен күрсәтелә ---. А.Гыйләҗев 18) күч. Электән килгәнне дәвам итү. Ирмәк куган – бәлагә, хезмәт куган – казнага. Мәкаль. Анастасия дә шуны куа, ятак ягына берәүне дә кертми. М.Хәбибуллин. Хәер, Эдуард үзе дә элекке гадәтен куып бәхәсләшмәде. Н.Гыйматдинова. Испаниядәге искиткеч кыю мотодорларның бичара үгезне кызыл чүпрәк күрсәтеп ярсытулары борынгы заманнан калган гадәтне куу гына. Кызыклар дөньясында 19) күч. Акыл, белем, камиллек һ.б. сыйфатлар буенча үсеш дәрәҗәләре югарырак булганнар белән тиңләшергә тырышу. Уңганнар артыннан куу 20) күч. Билгеле бер яшькә якынлашу. Әйтерсең бу хатын кырыктан узмаган, ә бу ир иллене кумый. Г.Якупова 21) күч. Нинди дә булса максат куеп тырышып йөрү. Кем ул анда изге бер кыйбласыз яшәмәкче узып бар дөньядан, байлык арты байлык кына куып? – Җаны фәкыйрь килеш, рухы – надан. Л.Шагыйрьҗан. И Гарәпша дус, дөньяга бүген килмәгәнсеңдер, һәммәбез план артыннан куа ---. Идел Куа башлау Куарга тотыну. – Эшләрем бар, базарга, Печән базарына барамын, – диде һәм хезмәтчене куа башлады. З.Бигиев Куа бирү Кууны дәвам итү. Туктамышны куа бир. Дастан Куа йөрү Туктаусыз куу. Халык: «Дөньялыкта кылган гөнаһ адәм баласын теге дөньяда да куа йөрер», – ди ич. М.Хәбибуллин Куа килү Туктаусыз эзәрлекләү. Арттан мышнаган, чыштырдаган тавышлар куа килә. Ф.Баттал. Артларыннан куа килгән гаскәриләр аларның үле гәүдәләрен генә тапканнар. Ф.Яхин. Куа килә заман тәгәрмәче! Алга куйган иблис сыбызгысын: Абын... тор, чап – өлгер я тиз юл сап, Кеше диеп тормас: сытылырсың! Р.Рахмани Куа китү к. куып китү. Анлар артыннан кулларыны киртә ясаган пар куа китте. Г.Исхакый. Куа киттек фрицны. Ш.Рәкыйпов Куа төшү Тагы да ныграк куу. – Атларны куа төшәргә кирәк, өлгермәмез, – диде һәм дә күзе белән төтен чыга торган йирдән манара эзли башлады. Г.Исхакый Куа тору Бертуктаусыз куу; билгеле бер вакыт куу. Әй куа, әй куа, куа торгач, Төлке, койма аркылы сикереп, урманга кача. Әкият. Беркем артыңнан куып тормый. Ә.Гаффар. [Хәлил:] Кумый тор мине. Чак кына баш-күз алыйм. А.Гыйләҗев Куып бару Дәвамлы рәвештә куу. Наполеонны куып барып, поляк җирен, Немец җирен азат иткән полк бит ул. Ш.Мөдәррис. [Хәтер] Эзәрлекләп күпме куып барыр? Ничәвебез туктап уйга калыр... Уй төбендә, белмим, нәрсә табар... Р.Рахмани. Ул абзый алтмышны куып бара бит. Ф.Садриев Куып бетерү Бөтенесен дә, барысын да куу. Күкне болыт баскан иде, җил чыгып, аларны кайсын кая куып бетерде. А.Алиш. – Аңа чыдыйлармы соң, вак айгырларны шунда ук куып бетергән, – ди... Ә.Еники Куып җибәрү Китәргә мәҗбүр итү. Куәтле вә гайрәтле хан Казанга килә һәм Шаһгали ханны куып җибәрә. М.Хәбибуллин Куып җитү Куып тоту, артыннан җитешү. Аяк астында шыгырдый торган карларны үтә-үтә, тар урамнан зур урамга чыккач кына, Хәмитнең иске иптәше Сәгыйть куып йитте. Г.Исхакый. Ә бүреләр, бу икәүне Куып җитәргә теләп, Көн-төн чапканнар ---. И.Юзеев. Искәндәрнең аны куып җитәсе, нидер әйтәсе, һич югы акланасы килде, иллә кузгалган җирдән туктап калды. М.Хәбибуллин Куып йөрү к. куа йөрү. Шуннан Шомат малае әйтә моңа: «Бүре абый, әллә син дә Муллагали күргән нәмәне куып йөрдең --- ?» – ди. И.Сирматов Куып килү Якынлашу, якыная бару. [Хатыннар] Яшь ягыннан гомер уртасын куып килсәләр дә, һәр икесе яңа җиткән үсмер кызлар төсле киенгән. В.Имамов Куып китү Кинәт куа башлау. Самат та сикереп торды, кызны куып китте. Г.Гыйльманов. [Көчек] Үрдәкне куып китә, Казларны куып китә, Артыграк кызып китә – Тукталмый, узып китә! Ш.Галиев Куып тору Бертуктаусыз куу. Шулай үзләрен куып торгач, апа белән җизни кеше: «Туган якка кайтып калуыбыз хәерле», – дип кайтып төштеләр. З.Фәйзи |