КУТЫРЛА’У ф. Кутыр барлыкка килү, кутыр чыгу. [Ирбулатның] Ярты башы пеләшләнгән, хәтта кутырлаган ---. Ф.Баттал. Йомшак ләмнән атлап йөргәндә, шундагы суда утырып, аларның аяклары кутырлый. Кызыклар дөньясында Кутырлап бетү Тоташ һәм күп булып кутырлау. Аның тәпиләре ярылып, кутырлап беткән иде. И.Гази Кутырлап чыгу Нинди дә булса сәбәптән кутырлаган хәлгә килү |