КУТЫР и. 1. 1) Яра өстендә каткан каннан гыйбарәт катлам. Бөтен баш түбәсен каплаган әлеге кутырны күргәч, Асылбикәнең үз тәне пешеп киткәндәй булды. Р.Вәлиев. – Кызлар ничек матурлаган үзеңне, – диде Мостафин, битендәге кутырларга ымлап. Х.Камалов. Коточкыч күренеш. Йөзен кутыр баскан. Кашы да, керфекләре дә юк. Җ.Ильясов

2) Үсемлектә, хайваннарда һәм кешедә очрый торган авыру. Кутыр чыгу

3) күч. Кайры яки таш өстенә чыккан гөмбә

4) күч. Үзәккә үткән, хәтергә кереп калган күренеш. Бәрәкәтле дә, аяусыз да Казагыстан күкрәгендә кутыр булып яткан исәпсез-сансыз лагерьлар, ил кадерен белмәгән, читтән килеп тулган килмешәкләр, ярты дөнья күген каплаган биек-биек коймалар --- үз эшен үтәгән иде инде... А.Гыйләҗев

2. с. мәгъ. Авыру. Сукыр атка кутыр ат иярер. Мәкаль

Кутыры азу к. кутыры кызу. Кутыры кызу Нәфес кузгалу, мавыгу, теләк уяну. Юк, аның бүрәнә сатасы килеп тормый – сораучысы булган өчен генә кутыры кызган иде. Х.Сарьян



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә