КУСТАРЬ и. рус 1. 1) Вак һөнәрче. Революциягә кадәр Казан губернасы промышленносте авыл хуҗалыгы чималын эшкәртүче 198 кустарь һәм ярымкустарь предприятиедән гыйбарәт булган. Казан утлары

2) күч. Түбән сыйфатлы эш башкаручы. Модернизм кустарьларының Алласы да, ватаны да күп... Х.Туфан

3) Ялгыз, башкалардан аерылган кеше. ... Ә үзем... (Ни әйтергә белми, Терәлеп калам, туктап.) Мин дә... одиночка... – Кустарь? – Түгел... әйе... Кустарьрак... бунтарь... Ә.Фәйзи

2. с. мәгъ. Гади ысуллар белән эшләнелгән. Вьетнамның үзендә вак кустарь промышленность кына калган. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә