КУРЬЕР и. пол. 1) Оешмаларда һ.б.ш.да эш кәгазьләре ташучы хезмәткәр. --- Фәтхелислам – студент, ә мин – китап кибетендә курьер булып эшләүче. Ә.Еники. Үзегез кул куегыз да курьер белән җибәрегез. М.Маликова. Курьерлар, хат ташучылар бушлай таратып йөри торган реклама өеме иде бу. К.Кәримов

2) Зур араларга ашыгыч йомышлар белән җибәрелә торган хезмәткәр. Паровозның бу үкерүе куркынган поляк курьерларын һәм дипломатларын купеларындагы йомшак диваннардан торгызды. Корыч ничек чыныкты // Йомышчы. Җыелышка дисәң дә, бер синең арттан курьер йөгертергә туры килә. Ф.Абдуллин

3) күч. Берәүнең ихтыярына буйсынган кеше, йомышчы. Безнең җылы табын тирәсендә Иблиснең бер «курьеры» йөри. Х.Туфан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә