КУРЫС и. угор Каезланмаган, юкәдән тоташ суеп алынган кабык (каралты түбәсен ябу өчен кулланылган). Курыстан өзәңге дә әмәлләдем. М.Әмир. Юкәләрне каезлаган ыруым Чабаталар кигән курыстан... Р.Әхмәтҗан. Бермәлне кемгәдер «минем әни үги бит» дигәне өчен Карлыгачны шартлатып курыс белән каезладымы [Алмабикә]? А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә