КУРЧАКЛЫ с. 1. 1) Курчагы булган. Курчаклы кыз

2) Курчаклар белән башкарыла торган. Курчаклы тамаша

2. и. мәгъ. Курчак уены. Балалар ни өчен курчаклы уйный? Ф.Яруллин. Син бала чагыңдагы кебек курчаклы уйнавыңны дәвам итәсең. М.Юныс. Ул чакта әле кызларым курчаклы уйный белми иде... Ш.Җиһангирова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә