КУРЧАКЛАНУ ф. зоол. Курчакка (5 мәгъ.) әверелү. Курчакланыр алдыннан һәрбер гусеница үзенә куйган ботакка үрмәләп менә ---. Биология: хайваннар. Тагын 25–28 көн үткәч, личинкалар курчакланалар һәм яңа буын үрчем бирәләр ---. Яшелчәчелек Курчакланып бару Курчакка әверелә башлау Курчакланып җитү Тулысынча курчакланган булу Курчакланып килү Акрынлап курчаклану |