КУРЧАК и. 1. 1) Шаманчылыкта изге яисә явыз рухлар кереп утыра дип уйланылган сыннарның берсе. Ә Казага сыенып көн күргән, мәҗүсилектән чыгып та бетмәгән, курчакка табынучы ар, чирмеш, мукшы, башкорт, чуваш нишләр?! Ф.Латыйфи

2) Кеше сурәтендә ясалган бала уенчыгы. Курчак дулкыннар өстендә тирбәлә-тирбәлә агып китә. Р.Хафизова

3) Манекен. Галимнәр һәм инженерлар башта нәкъ кеше гәүдәсенә охшатып манекен, ягъни курчаклар ясыйлар. Кызыклар дөньясында

4) Һәйкәл, сын. Димәк, татар әдипләре әнә шул гипс, бронза курчакка баш орып, шуннан куркып, шуңа ярашып яшәгәннәр. А.Гыйләҗев

5) зоол. Тулы әверелешле бөҗәкләрнең индивидуаль үсешендәге личинкадан соңгы стадиясе. Дөрес әйтә, мин үз дөньяма яшеренеп барам булса кирәк, күбәләк курчагына әверелеп киткән кебек. Ф.Яхин. Май коңгызының курчагы тышкы яктан олы бөҗәккә охшый. Биология: хайваннар. Бәла күбәләкләр һәм бүтән бөҗәкләрдә генә түгел, ә башлыча аларның кортларында һәм курчакларында. Менә болары инде – зур тамаклылар. Кызыклар дөньясында

6) күч. Мөстәкыйльлеге булмаган, берәүнең теләк-ихтыярына буйсынган кеше, кешеләр төркеме, дәүләт. Бер ише кешеләр, җан саклауны, хәвеф-хәтәрсез яшәүне бөек идеаллар хакына дигән сылтау белән аклап, ихтыярсыз курчакка, обывательгә әверелде. Ә.Еники. Әйтик, Җангали хан – Василий кенәзнең курчагыдыр. М.Хәбибуллин. Шулай да бу кискен хәлләр кешене курчакка әйләндерә шул. Х.Камалов

7) күч. Уйлый белми торган, хис-тойгылары булмаган кеше

2. с. мәгъ. 1) Кечкенә һәм пөхтә. Бу курчак бүлмәгә аяк басуым белән үк өстемдәге киемнең күплеген, аягымдагы итегемнең тузанлылыгын сизеп алдым. А.Шамов

2) Бик матур. Курчак кыз, сөйләш әле минем белән? Кызым, акыллым? А.Гыйләҗев

3) Мөстәкыйльлеге булмаган, буйсынган, башка берәү ихтыярындагы. Ул чакта оккупантлар тарафыннан оештырылган курчак мәхкәмә бәйсез илнең легитим җитәкчесен хөкем итте. Мәдәни җомга

4) Уйный торган, уенчык. Шәһәр баласы курчак аюлардан, тоз күзле куяннардан бик тиз туя һәм, кызык эзләп, уенчыкларын ботарлап ташлый. Ф.Яруллин

Курчак кебек (төсле) 1) Матур; пөхтә. Ул, әтисе уйлаганча, «китап карап», авыл куштаннары берлә бер булып халыкны талап, бот күтәреп, эшләмәенчә, сугым кебек ашап ятуны, өйләнгән булып курчак төсле шылтыравыклы атларга утырып, кияү булып барып, бер танымаган, белмәгән кыз берлән бер келәткә бикләнеп ятуны шулкадәр мәгънәсез эш таба иде. Г.Исхакый. Безнең ертык, юеш, кылка киемнәребез арасында ул курчак кебек. Ә.Гаффар; 2) Тиешенчә, яхшы итеп. Тракторына сукасын да, печән чапкычын да курчак кебек итеп үзе ясап куйды. Р.Гаффар; 3) Чибәр, бик матур. Чибәр, курчак кебек матур кыз... З.Хөснияр. Мин сине эшләтмичә, өйдә курчак кебек киендереп утыртырмын дип вәгъдә бирдем – киресенчә килеп чыкты. Р.Юнысова. Саргылт чәчең тузган маңгаеңа, Курчак кебек җыйнак буй-сының; Оялчанлык, әзрәк кирелегең... Күзең сөйли нидер юксынып... Р.Рахмани. Курчак кебек (күк) сикертү Үз ихтыярына буйсындыру. Ә боларның җепләрен бер учка җыя алмыйм. Җыйсам, курчак күк сикертер идем үзләрен! А.Гыйләҗев. Курчак туе тар. Бер сәбәпсез ясала торган мәҗлес. Курчак уены Җитди булмаган эш. Тора-бара черчетлар мондый курчак уенын да уйнап тормаслар, чөнки аның мәгънәсезлеген күрәләр: юләр түгел бит. Г.Әпсәләмов. Ул бит бу уенны курчак уены кебек иттереп кенә, вакытлыча гына диеп санаган иде. Х.Хәмидулла. Курчак уены яшеннән чыгу Үскән булу. Әмма азга гына дип башлаган уены сәгатьләргә сузыла да, әнисе я апасы күреп алып орышалар үзен: – Син инде курчак уены яшеннән чыккан! Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә