КУРС II и. нем. 1) Дәвалану, дәвалану процедураларының бер циклы. Шунысын да әйтим: дәвалану курсын үтеп чыккач, хәрби өйрәнүләргә озатам мин сине. Б.Камалов. Анда әлеге кыйммәтле эчемлекне куллануга нигезләнгән шәхси дәвалау курсы билгеләнә. Идел 2) Нинди дә булса бер фәнне яки аның тармагын укыту өчен билгеләнгән вакыт. Ул [Галя] берөзлексез французча өйрәнә, стенография курсында читтән торып укый... М.Мәһдиев. Таллин шәһәрендә, «Таллингаз»да эшләү өчен, этләрне кыска сроклы курсларда укыталар. Кызыклар дөньясында 3) Фәнни дисциплинаның систематик эчтәлеге һәм аның тексты. IX–XI сыйныфлар курсы әдәбият тарихын өйрәнүгә багышлана. Д.Заһидуллина 4) Югары яки махсус уку йортларында укуның бер еллык баскычы. Ирина исә быел дүртенче курсны бетерә, ул студентларның төзелеш отряды белән китәчәк. Б.Камалов. Бу темалар әлегә сер, курс эшләре әзерләнеп беткәч тә, аның хакында кешеләргә белдерергә ярамый. З.Хөснияр. Без үзара әүвәлге курстан бирле белешеп йөрдек-йөрдек тә, өченче уку елы башында якынаеп, бишенченең ахырында туй ясадык. Ф.Яхин 5) сир. Төрле дисциплиналар буенча уку-укытулар оештырыла торган югары яки махсус уку йорты. Юкса техникумдыр, курстыр кебек җирләрдә, укытучылар әйтмешли, «менә дигән төпле белем алган», диплом күтәреп кайткан кешеләр. Ф.Латыйфи |