КУРС I и. нем. 1) Хәрәкәт юнәлеше. Тәрәкъкыят айнытырмы, юкмы Русьны, Диңгез бер купса, югалта кораб курсны. Ә.Синугыл-Куганаклы. Габдрахман, өске палубага менеп, төп компас күрсәткән курсны карап төште. М.Юныс

2) Маршрут. Тауларга курс тоту

3) күч. Мәсләк; кыйбла

4) Иҗтимагый, сәяси тормыш юнәлеше. Ил демократиягә, базар икътисадына курс алды. Татарстан тарихыннан хикәяләр. Авылны күчерергә йөрүенә югарыдан каршылык юк, киресенчә, хуплап торалар, чөнки ул чорда гомуми курс шундый. В.Нуруллин

5) икът. Кыйммәтле кәгазьләрнең (сум, валюта, евро, акция, облигацияләрнең) сатылу-алыну бәясе. Әйтерсең лә Курсы төшкән акча монда көн. Берәү... алтау... Ай, янчыгы менә Буп-буш калган, Ә алынган нәрсәң – уннан бер. Х.Туфан. Долларның рәсми курсы – бер сум, итәк астыннан бер доллар илле сум тора. М.Юныс. Бераз үзгәрешләр кичерсә дә [валюта], бу курс шактый озак сакланган. Кызыклар дөньясында



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә