КУРПЫ и. 1. 1) Төптән тамырланып үскән үсемлек 2) Агач төбеннән үсеп чыккан үсентеләр 3) Чабып алганнан соң үскән яшь үлән. Ары киттек сутлы сукмак буйлап, Сугылдык та урман йортына... Сарут борын төрткән аланнарда Тәгәрәдек яшел курпыга. М.Әгъләмов. Чабылган печән урынына шытып чыккан яшел йомшак курпы өстендә атның сылу гәүдәсе ерактан ук күренеп тора. М.Юныс 4) күч. сөйл. Яшь буын, балалар, оныклар 2. с. мәгъ. 1) Чабылган-урылганнан соң үсеп чыккан. Чая Гөлфинур курпы үлән өстендә зыр-зыр әйләнүен белде ---. А.Вергазов 2) Яшь буыннан булган |