КУРОРТ и. нем. 1) Дәвалану өчен шифалы шартлары (климат, минераль чыганаклар һ.б.) булган урын. Ташкент янындагы курорттан ерак түгел месхет төрекләренең яшәве билгеле. Р.Мирхәйдәров. Әле менә бүген генә, курортка путёвка алырга баргач, бик тә матур, акыллы бер кыз күрдем. Ф.Баттал 2) Ял итү урыны. Менә, ичмасам, хәзер сине курорт кешесе дияргә була. Н.Исәнбәт 3) күч. Хәвефсез яшәү өчен бөтен шартлары да булган урын. Төрмә – алар өчен курорт, төрмәдә утырган меңнәрчә вак-төяк кесә караклары, өй басучылар – бер сүз белән әйткәндә, «шушера» – әнә шул бурлык аристократиясенә һич карышусыз хезмәт күрсәтә... А.Гыйләҗев |