КУРНОС с. рус сөйл. 1) Почык (борын тур.). Мин бер матур кызны беләм, яшерен сөеп йөрим. Кара күзе өчен сөям, курнос борынын сөймим. Р.Гаташ. Гәүдәгә таза, киң җилкәле, шома битле, курнос борынлы, әмма куш иякле, шуңа күрә үзенә бер төрле ягымлы күренә [яралы]. Х.Камалов. Курнос борынының яфраклары дерелдәп куйганда, Нагаевның карт йөрәге әллә нишләп китә, шайтан алгыры! Р.Зәйдулла

2) Почык борынлы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә