КУРКЫТУ ф. 1) Курку, шом салу, курку халәтенә китерү; шүрләтү. Ялынып та, куркытып та хатлар яздым. Т.Миңнуллин 2) Янау 3) Өркетү, качарга мәҗбүр итү Куркытып алу Көтмәгәндә куркыту Куркытып бетерү Бик каты куркыту. Бөтен чебешләремне куркытып бетерде, хәерсез! Т.Миңнуллин. Бүлбе үзе – усал, каты куллы, бик кырыс кеше. Хатынын куркытып бетергән. Р.Батулла Куркытып кую Алдан куркыту. [Сабира:] Куркытып куй син аны. Э.Яһудин Куркытып тору Әледән-әле куркыту; һәрвакыт курку халәтендә тоту. Панченко куркытып торса да, үзебездә хисапчы булып эшләгән кыз белән ишектән чыгып барышлый үбештек. Т.Миңнуллин. Яңгырлар әледән-әле куркытып торганда, бу хәтәр нәрсә иде. Ф.Садриев Куркытып килү Даими куркыту. Мине, шөһрәтлебез, хәрби киемдәге хатын-кыз һәрчак куркытып килә. М.Хәбибуллин |