КУРКЫНЫЧЛЫ с. 1. 1) Куркыта торган. Сәгыйдә, бик куркынычлы ямьсез төшеннән уянып китеп, төш булуына шатланган кебек, фонарьны көтмәенчә дә чыгып китте. Г.Исхакый. Азык-төлек бәяләре күтәрелә баруның халык өчен тагын бер куркынычлы ягы бар: һәркем дә кыйммәт бәягә ризык сатып ала алмаячак. Мәдәни җомга 2) Зарар китерә торган. Куркынычлы җил-давыл. Олы шатлык, олы кайгы – бер үлчәүнең ике очы; Чиктән ашып китсә ташып, икесе дә куркынычлы. Г.Сәгыйров 3) Зарарлы, хәвефле. Шунысы күптән билгеле: җир тетрәү алдыннан күпчелек җанварлар куркынычлы урынны ташлап китәләр. Кызыклар дөньясында 2. рәв. мәгъ. Куркыныч итеп. Ыж-ыж итеп сызгырып, тәрәзә капкачларын шакылдата, морҗалардан кереп, озын иттереп сузып, моңлы, куркынычлы улый --- торган кышкы җилнең тавышына уянып киттем. Г.Исхакый |